100дән артык хатын-кызны үтергән маньякны табарга ярдәм итүчегә миллион сум вәгъдә итәләр

Социаль челтәрләрдә «Орский маньяк» дип танылган 63 яшьлек Валерий Андреев турында хәбәр таралды. Андреев 2006 елдан 2013 елга кадәр 100 якын хатын-кызлны көчләгән һәм үтергән дип фаразлана.

Тикшерүчеләр 2012 елда маньякның эзенә төшә. Ул чакта аны чираттагы һөҗүменнән соң тоткарлыйлар, әмма дәлилләр җитәрлек булмау сәбәпле, иреккә чыгаралар. 2019 елның декабреннән Андреев Интерполның иң эзләнә торган затлары исемлегендә тора.

Хәзерге вакытта җинаятьче Тверь, Мәскәү өлкәсе районнарында, шулай ук күрше өлкәләр территориясендә яшеренергә мөмкин.

Җинаятьчене тотуда ярдәм иткән өчен 1 миллион сум акча вәгъдә итәләр.

Мәскәү һәм якын-тирә өлкәләрдә яшәүчеләргә аеруча игътибарлы булуларын сорыйлар.


Фикер өстәү