Дәүләт Думасы Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондын булдыру турында законны өченче укылышта кабул иткән

Яңа фонд Пенсия фондына Социаль иминиятләштерү фондын кушу нигезендә оештырыла.

Дәүләт Думасы Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондын булдыру турында законны соңгы – өченче укылышта кабул иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза. Документтан күренгәнчә, яңа фонд Пенсия фондына Социаль иминиятләштерү фондын кушу нигезендә оештырылачак. Хөкүмәттә күздә тотылганча, әлеге оешмаларны берләштерү кешеләргә социаль хезмәтләр алуны уңайлыракка әйләндерәчәк.

Шулай ук, Хөкүмәттә билгеләп үтелгәнчә, реформа Россиядә социаль казначылык булдыру проекты кысасында үткәрелә. Аның нигезен цифрлы платформа тәшкил итеп, социаль өлкәдәге барлык мәгълүмат системалары бер урында тупланачак. Нәтиҗәдә дәүләт тиешле түләүләрне үзәкләштерелгән тәртиптә идарә итеп, аларны халыкка максималь дәрәҗәдә уңайлы һәм тиз җиткерәчәк.

Думаның Социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов әйтүенчә, яңа закон нигезендә эш бирүчеләр взносларны, бердәм тариф буенча, барысын бергә җыеп түли алачак. Моннан тыш, Нилов сүзләренә караганда, Россия Пенсия фондына Социаль иминиятләштерү фондын кушу 2025 елга социаль пособиеләрне 1,5 тапкыр арттыру мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү