Россиядә машина бәясе төшәчәген әйткәннәр

Кулланучыларны да, җитештерүчеләрне дә яңа шартларга җайлаштыру чаралары күрелә.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров фикеренчә, автомобиль бәяләренә бәйле вазгыять озакламый тотрыклыланачак. Ул машиналарның арзанаерга тиешлеген әйткән.

Аның сүзләренә караганда, “корыч ат”лар берничә ай дәвамында җитештерелә. Хәзерге вакытта базарга гыйнвар, февраль һәм март айларында сатып алынган материаллардан эшләнгәннәре чыгарыла. Февральдә доллар курсы бүгенгедән күпкә, ким дигәндә ике тапкырга артыграк иде. Компанияләрнең үзләренә зыянга эшлисе килми, шуңа күрә алар бәяне ел буе салмак кына үзгәртәчәк.

Мантуров фикеренчә, ел дәвамында машина бәяләре акрынлап төшәргә тиеш, чөнки җитештерүчеләр бүгенге базарга җайлашырга мәҗбүр. Кулланучыларны да, җитештерүчеләрне дә яңа шартларга җайлаштыру чаралары күрелә.


Фикер өстәү