Татарстанда балаларга кабызгычлар һәм энергетик эчемлекләр сатылмаячак

Татарстан парламентына балигъ булмаган үсмерләргә кабызгычлар һәм энергетиклар сатуны тыю турында закон проекты кертелгән. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.

Югарыда телгә алып үтелгән әйберләрне саткан өчен кибетләрне – 150 мең сум, сатучыларны – 50 мең сумга кадәр штрафка тарту күздә тотыла.

Депутатлар әйтүенчә, матур этикеткалы эчемлекләр яшьләрдә зур кызыксыну тудыра. Ләкин энергетиклар неврологик чирләргә, шул исәптән депрессиягә һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин. Ә инде кабызгычларның тыелган әйберләр исемлегенә эләгүенең сәбәбе токсикоманнарда сниффинг күренешенә аяк чалу омтылышына бәйле. Республикада кабызгыч газын кулланудан үсмерләр арасында агулану һәм хәтта үлү очраклары бар. 2021 елда Чаллыда газ белән агулануның 3 очрагы теркәлгән, быел кышын 13 яшьлек кыз бутаннан агуланып үлгән.

Мондый тыюлар Россиянең күп кенә төбәкләренә кертелгән инде. Татарстанда закон проектын көзге сессия барышында карарга җыеналар.


Фикер өстәү