Ноутбукларның бәясе 15 процентка арзанаерга мөмкин

Россиядә ноутбукларның бәясе арзаная башлаган. Якын араларда бәя төшү дәвам итәчәк. Җәйгә техниканы заводтан сатып җибәрү бәһасе, моделе һәм формасына бәйле рәвештә, 5–30%ка арзанаячак. Сатып алучылар өчен исә бәяләр 15%тан күбрәккә төшәргә мөмкин. Бу хакта “Известия” электроника җитештерүчеләр һәм сатучыларга якын торучы чыганакларга таянып яза.

Белгечләр фикеренчә, бәя төшүнең сәбәбе – Россия базарында ноутбукларның күп булуы. Пандемиядән соң бөтен дөнья күлмәендә компанияләр компьютер җитештерүне арттырган, ә аларга ихтыяҗ кимегән. Шул ук вакытта җитештерүчеләр тагын да камилрәк техниканы тәкъдим итәргә ниятли. Бу да бәянең акрынлап арзанаюы сәбәбенә әйләнгән.

Белгечләр әйтүенчә, бәяләр төшкән очракта да ел урталарына һәм хәтта өченче кварталга кадәр складтагы запаслар зур булачак. IDC тикшеренү компаниясе мәгълүматларына караганда, гыйнвар-март айларында дөнья базарына барлыгы 56,9 миллион компьютер яки ноутбук җибәрелгән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 29%ка кимрәк сан бу.


Фикер өстәү