Россиядә йомырка бәясе кими башлаган

Сәүдә челтәрләре Пасха алдыннан, запаска күп булдырылу сәбәпле, йомырка сатып алуны киметкән, шуңа күрә товарның күпләп сату бәясе арзаная

Җитештерүчеләр бу атна башыннан йомырка бәясе кимүне әйтә. Бу хакта “Известия”гә Кошчыларның илкүләм берлегеннән хәбәр ителгән. Анда аңлатуларынча, Сәүдә челтәрләре Пасха алдыннан, запаска күп булдырылу сәбәпле, йомырка сатып алуны киметкән, шуңа күрә товарның күпләп сату бәясе арзаная.

Җитештерүчеләр әйтүенчә, йомырка бәясе 5-10 процентка арзанайган. Шулай итеп, товар хакы (җитештерүчеләрдән сатып алу бәясе турында сүз) ел башындагыга күрсәткечкә якынайган.

Гомумән, ел дәвамында йомырка бәясенә сезонлы факторлар йогынты ясый. Шуларның берсе – православие динендәгеләрнең Пасха бәйрәме. Дини бәйрәм алдыннан продукциягә ихтыяҗ арта. Хәзер аңа ихтыяҗ кими башлаган икән, димәк, майның икенче яртысында ваклап сату кибетләрендә бәяләр элеккеге хәленә кайтачак, дигән сүз. Ә җәен исә йомырка бәясе иң арзан була.


Фикер өстәү