Чәчкә баласы белән хастаханәдән ятканын искә ала: «Балагыз пневмония белән туган, башына, үпкәсенә кан сауган!»

Җырчы Чәчкә 15 март көнне икенче тапкыр әни булган иде. Җырчы белдерүенчә бәби табу бик җиңелләрдән булмаган, кызчыкның сәламәтлеге дә сөендеррерлек булмый. Чәчкә бу вакыйгаларны янәдән искә алып, социаль челтәрләрендә язган.

«Патология бүлеге. 1 палата. Табибның обходка кергәнен 4 күз белән көтеп утырабыз: мин һәм тагын бер яшь, чибәр ханым. Икебезне дә монда 1 нче роддомнан бер үк көнне, бер үк скорый машинасында алып килделәр. Икебезнең дә кызлар. Икебезнең дә күзләребездә сорау билгесе….
Табиб игътибар белән балаларны карады да, нинди лечение булачагын анлатты, киңәшләрен бирде.
Ә минем башта мең сорау. Берни аңламыйм, мең дә бер сорау яудырам. Ул да түзмәде булса кирәк:
«Балагыз пневмония белән туган, башына, үпкәсенә кан сауган, йөрәгендә перегородкасы ябылып бетмәгән, почкасы недоразвитый, тагын бавырында, күзендә…” Калганын ишетмәдем дә… Башыма таба белән суккан кебек булды… Коелып төштем…
Балакаем, бәбием, нинди зур авырлыклар кичергәнсең бит, сабыем минем…
Шулчак кызымны тагын да катырак яратканымны аңладым, аны шундый каты итеп кочаклап, җирнең әллә кайсы бер читенә качып алып китеп, бу авыруларыннан арындырасым, саклыйсым-яклыйсым килде!!!…
Авыр булды…
Корсагымны ярып-тегеп кую монда чепуха….
Үзем акылым белән аңлыйм: бу бала туганда булган хәлләр, хәзер инде бит барысы алга таба – җайлана.
Бала үзе сулый, үзе ашый башлады. Дәвалану тиешенчэ бара, табиблар да бик әйбәт!
Шулай дип үземне юатырга тырыштым.
Еларга ярамый, бала бит барысын да сизә. Аңа , киресенчә, көч бирергә, яратырга, елмаерга кирәк.

Ике көн шул состояниеда, җыела алмыйча йөрдем.
Борчудан сөтем кимеде.
Бер кешене дә күрәсем, ишетәсем килмәде.
Шалтраткан кешегә дә берни сөйләрлек хәлдә түгел идем…

«СОБЕРИСЬ, ТРЯПКА!!!
СИН ХӘЗЕР БИК КӨЧЛЕ БУЛЫРГА ТИЕШ!!! » — бу көннәрдә үземэ мең кат әйткән сүзләр.
Мин шуны гына аңлый алмадым: барысы да яхшы иде бит! Дәвамы бар» дип язган ул.


Фикер өстәү