Газетага язылу

Татарстанда электрон мактау тактасы булачак

Бүген Татарстанның милли китапханәсенә республиканың төрле шәһәр-районнарында яшәүче 20 гаиләне зурладылар. Чарада үз эшен яратып һәм намуслы башкарган кешеләрне барлау һәм зурлау йөзеннән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа карары да билгеле булды. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстанда электрон мактау тактасы булачак.

– Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның электрон мактау тактасы дигән карарны имзалады. Бу – зур һөнәри казанышларга ирешкән кешеләрне зурлау. Татарстанда эшләүче 3 меңнән артык оешмада хезмәт алдынгыларын билгеләячәкләр. Ике мөһим шарты бар – хезмәткәр бу оешмада 3 елдан да ким эшләмәскә һәм бар яктан үрнәк булырга тиеш. Электрон мактау тактасына кемнәр эләгә ала? Болар – барлык оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, дәүләт оешмалары вәкилләре, хезмәт ветераннары, остазлар, волонтерлыкта һәм хәйриячеклектә актив булган хезмәткәрләр, эш урыннарында яңа юнәлешәләр уйлап тапкан, яшь белгечләр. Бер ай эчендә район-шәһәрләрдә хезмәткәрләрне сайлап алу булачак. Ә аннары инде лаеклылар электрон мактау тактасына чыгачак. Аларның исемнәре һәм фотолары ел дәвамында анда торачак, – диде министр.

Шунысы бар: әлеге тактага эләккән хезмәткәрләргә матди яктан берни каралмаган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре