Бүген Татарстанның милли китапханәсенә республиканың төрле шәһәр-районнарында яшәүче хезмәт династияләрен зурладылар. Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнендә гомерләре буена бер оешма-предприятиеләрдә эшләгән гаиләләрне Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләлйә Фазлыева тәбрикләде.
– Сезне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә тәбриклим. Хезмәт династияләре – гаилә кыйммәтләрен саклый. Һәр милләтнең горурлыгы булып эш сөючән халкы тора, – диде ул. – Сайлаган һөнәрегез, хезмәт кыйммәтләрен һәм гаиләдә бердәмлек, аңлашып яшәүне саклаган өчен рәхмәт сезгә. Илебез, республикабыз үсеше өлешенә керткән өлешегез бик күпләргә үрнәк.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, эшен яратып башкаручыларга сокланмый мөмкин түгел.
– Төрле һөнәр ияләре бергә җыелды бүген. Биредә иң яшь хезмәт династиясен табиблар тәкъдим итә. Аларның гомуми хезмәт стажы – 200 ел. Ә инде иң озак еллар бер урында эшләүче гаилә Казан дары заводында хезмәт куя, – диде ул. – Кайда гына эшләсәләр дә мондый гаиләләр илебезнең социаль-икътисадына зур өлеш кертә. Намуслы хезмәт иткән кешеләрнең гаиләләре дә нык була.
Черемисиннар гаиләсе Әлмәт, Казан, Мәскәү хастаханәләрендә хезмәт куя. Күбесе – озак еллар акушер-гинеколог булып эшли. Аларында педиатр, кардиолог, терапевт, УЗИ табибы булып эшләүчеләр бар.
– 40 елдан артык балалар табибы булып эшлим. Балаларның сәламәтлеге беренче урында. Алар – безнең киләчәк. Без сабыйларга сәламәт булырга булышабыз, – ди Тамара Петровна.
РКБда акушер-гинеколог булып эшләүче Алексей Черемисинның әтисе дә Әлмәттә 20 меңнән артык балага дөньяга килергә булышкан кеше. Хатыны да балалар табибы. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучы уллары да табиб булырга тели икән.
– Бездә башкача да була алмый. Гаиләдә нәрсә күрә – шул инде, – ди табиб.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез