Коронавирус йоктыручылар саны рекордлы дәрәҗәдә арта

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 51 очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Пандемия башланганнан соң 8042 кешенең авыруы һәм 105 кешенең үлеме теркәлгән.

Татарстанга чит илдән кайткан тест үтмәүче 93 кеше штраф түләячәк.

Анта эчендә коронавирусның читтән кертелгән 3 очрагы теркәлгән, алар Төркия, Кырым һәм Краснодардан кайткан булганнар.


Фикер өстәү