Камил хәзрәт Сәмигуллин һәлак булган мөфти турында: «Без аның белән берничә ай элек кенә шалтыратышкан һәм планнар корган идек»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә кич Дәмәшкъ мөфтие Мөхәммәд Әднән әл-Әфъюнинең фаҗигале төстә һәлак булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу бөтен мөселман өммәте өчен олы кайгы, чөнки шәех хәзерге заманның иң олы ислам галимнәренең берсе иде, дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Без аның белән күп еллар таныш идек, берничә ай элек кенә шалтыратышкан һәм планнар корган идек. Хәзерге минутларда бөтен Сүрия мөселманнары белән тирән хәсрәт хисләре кичерәм һәм мәрхүмнең рухына догалар кылам. Шәех Аллаһының рәхмәтендә булсын», — диде мөфти.


Фикер өстәү