Татарстанда кабат кош гриппы: бу юлы 6000 каз юкка чыгарылган

Татарстанда кабат кош гриппы ачыкланган. Әлеге хәбәрне Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да раслады.

Әле октябрь башында гына Буа районындагы фермер хуҗалыгында бу йогышлы авыру табылу турында хәбәр иткән идек. Бу юлы Мөслим һәм Чүпрәле районнары фермерлары зыян күргән.
Мөслим районында фермер Лиза Шакирҗанова бик зур бәлага тарыган. Аның 4500 баш казын әрәм булган.

Мәгълүм булганча, әлеге район республикада кошлар үрчетү буенча беренче урында тора. Бу якларда йорт кошлары бик күп. Әле ярый, башкалар зыян күрмәгән.
Чүпрәле районында шулай ук Төхвәтуллин фамилияле фермерның шактый казы харап булган.

– Бу фермер 3 мең баш каз алган булган. Әле ярый, яртысын эшкәртергә өлгергән. Нәтиҗәдә, 1 500 казын юкка чыгарырга туры килде, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Аның сүзләре буенча, авыру чыганагы – кыргый үрдәк.

– Шакирҗанованың казлары койма белән уратып алган буа тирәсендә булган. Кешеләр әйтүе буенча, алар шул тирәдә кыргый үрдәкне күргән. Ә кыргый кошлар – кош гриппын төп таратучылары. Авыру шуннан ияргән булырга тиеш. Чүпрәле фермеры да казларын су буена төшерә торган булган. Анда да кыргый үрдәк булгандыр, дип фаразлыйбыз, – диде җитәкче.

Зөһрә Садыйкова

 

Татарстанда тагын кош гриппы: бер фермерның 1000нән артык кош-кортын юк иткәннәр


Фикер өстәү