Фәрит Мөхәммәтшин «Көнчыгыш базары» фестивален ачуда: «Сәгать аша тынычлыкка һәм үзара аңлашуга юл салына»

Бүген Казан Ратушасында «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы узды. Анда 25 илдән һәм Россиянең 15 төбәгеннән 40 милли мәдәният вәкиле катнаша.

Татарстан Республикасы Рәисеннән, республика Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Тантана күркнекле һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев истәлегенә бер минут тынлык белән ачылды.

«Казан кабат уртак тарихка, телгә, мәдәнияткә һәм дингә ия булган Азия һәм Якын Көнчыгыш халыкларын җәлеп итү үзәгенә әверелде, — диде Фәрит Мөхәммәтшин, — фестивальнең күпмилләтле республикабызда узуы безнең өчен бик мөһим, шуңа күрә без халыкларыбыз арасында дуслыкны тагын да ныгытабыз».

Парламент башлыгы Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фондына фестивальне оештырганнары һәм милләтара мәдәни элемтәләрне ныгыту буенча зур эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. «Мондый фестивальләр күпмилләтле халкыбызны якынайта, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – фестивальдә катнашучылар туган җирләрендә 175 милләт вәкилләре яшәгән республикабызда тынычлык һәм татулык хөкем сөрүе турында тәэсирләре белән уртаклашырлар дип уйлыйм».

 


Фикер өстәү