Фәрит Мөхәммәтшин: “Ул кешеләргә хезмәт итүне төп бурычы дип санады”

Халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аны Татарстанның горурлыгы дип атады:

— Республика җәмәгатьчелеге авыр кайгы кичерә. Татарстан Рәисе, Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, татар җәмәгатьчеле исеменнән аның гаиләсенең, хезмәттәшләренең, дусларының кайгысын уртаклашам. Ул кечкенәдән әдәбият белән мавыга. 1986 елдан 14 ел буе Милли китапханәне җитәкли. Аның язмышы өчен чын йөрәктән кайгыра. Разил Вәлиев тырышлыгы бәрабәренә китапханәгә милли статусы бирелә, сирәк китаплар һәм кульязмалар бүлеге оеша. Парламентта озак еллар бергә эшләдек. Ул кешеләргә хезмәт итүне үзенең төп бурычы итеп санады. Тормыш һәм хезмәт юлында үзенең төп бурычы дип милли мәдәни мирасны саклауга барлык көчен куйды. Шушы күркәм эшләре белән киң җәмәгатьчелекнең мәхәббәтен яулады. Аның иҗаты – Татарстанның горурлыгы һәм байлыгы. Дүрт чакырылышта депутат булып эшләү дәверендә халык ышанычын казанды. Озак еллар Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләде. “Татарстан республикасында дәүләт законнары турында”, “Татарстан республикасында татар телен дәүләт теле буларак куллану турында”гы кебек мөһим законнарны әзерләүдә катнашты. Табигать аңа күп яклы талант биргән. Нинди генә эшкә алынса да җиренә җиткереп эшли, ахырына кадәр алып бара иде. Ул безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.


Фикер өстәү