Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган

Бүген иртән җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган. Аңа нибары 40 яшь кенә иде.

Иҗатташ дуслары хәбәр иткәнчә, ул соңгы вакытта салкын тидереп авырган булган. Баянчысы Фәйзелхак абый аның каты йөткерүен, бу атнада хәйрия концертында катнаша, банкетларына бара алмавын хәбәр иткән.

Эльмира Сөләйманованы иртәгә Чаллыда җирлиләр. Аның ике баласы ятим, ире ялгыз калды.


Фикер өстәү