Россиядә тромбларны «эретә» торган тәүге препарат уйлап табылган

Ул инсульттан дәвалауны сизелерлек дәрәҗәдә тизләтергә тиеш, шул ук вакытта чит илнекенә караганда уңайлырак та.

Медицина басмасы – The Lancet журналында Екатеринбург неврологы Андрей Алашеевның фәнни эше басылып чыккан. Ул үзенең язмасында кан тамырларындагы тромбларны эретүгә сәләтле Россиянең тәүге препаратына тикшеренүләр уздыру һәм аны куллану йомгаклары турында сөйләгән. Препаратны эшләү инде туксанынчы еллардан ук башланган. Әмма кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, аннан 2000 нче еллар башында гына файдалануга керешелгән.

Даруны быелга кадәр кардиологлар гына миокард инфарктын кичерүчеләрне дәвалауда кулланган. Өстәмә тикшеренүләр уздыру аны неврологларга да куллану мөмкинлеге биргән. Шулай итеп, 2020 елдан башлап, препараттан инсультларны дәвалау өчен дә файдалануга рөхсәт ителгән.

Моңа кадәр инсультларны дәвалау өчен фәкать бер генә – чит ил препараты гына кулланылган. Безнекенең өстенлекле яклары күбрәк – мәсәлән, дозасын билгеләү өчен катлаулы исәп-хисаплар ясарга кирәкми, бер сәгать дәвамында түгел, ә шундук кертелә. Шул ук вакытта бәясе дә арзанрак.

Сүз уңаеннан, Россиядә коронавирустан вакциналар өлкәсендә дә яңалыклар пәйда булачак. Галимнәр вакцина узу процессын җиңеләйтергә ниятли: алар кефир тәменә ия булган препарат уйлап тапкан. Аны эчеп кенә куярга кирәк булачак.


Фикер өстәү