Зәй ГРЭСының дүртенче торбасы сүтелә

Зәй шәһәренең символы саналган дүрт торбалы ГРЭСның хәзер өчесе генә калачак. Бу хакта zainsk-rt.ru хәбәр итә.

32 көн дәвамында электр станциясенең дүртенче торбасын сүтү эше бара. Хәзер аның көннән-көн кимегәнен шәһәрнең теләсә-кайсы ноктасыннан да күрергә мөмкин.

— Билгеле булганча, Зәй ГРЭСында тимер-бетон материалдан ясалган дүрт торба бар. Аның иң тәбәнәге предприятиенең җитештерү ихтыяҗы кимү сәбәпле, сүтеләсе дип хәл ителгән. Берсенең озынлыгы 120 метр (сүтеләсе), икенчесе – 180, өченче һәм дүртенчесе 250 метр биеклектә. Кулланылмый торган торбаның иң очы 16 см калынлыкта, аска таба төшкән саен ул калыная барып, 60 см ны тәшкил итә. Бүгенге көндә урында ике сменада 17-20 кешедән торган подрядчы оешма һәм махсус сәнәгать альпинистлары эшли. Алар 2 гә 3 метрлы кисеп алынган кисәкләрне әкрен генә торба эченнән аска төшерә. Шулай итеп, 2 тәүлеккә торба 2,5 метр озынлыкта кими бара. Инде 550 тонна сүтеп алынган корылма утилизациягә ителде,- ди Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров.

Подрядчы оешма торбаны сүтү эшләренең мөһим өлешен агымдагы елның көзендә төгәлләргә планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, ГРЭСның әлеге торбасы беренчеләрдән булып төзелгән һәм 1963 елда кулланылышка тапшырылган була.


Фикер өстәү