Татарстандагы Кыш бабай резиденциясен күрергә 5 мең турист килгән

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында  Татарстанда барлыгы 160 мең турист булып киткән.  Бу – узган елдагыга караганда 13 процентка зуррак сан.

Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, сәяхәтчеләр Казан Кремлен (190 мең кеше, алдагы елдагыдан 18 процентка күбрәк), Свияжск утрау-шәһәрчеген (38 мең кеше, 17 процентка күбрәк), Болгар (9,5 мең кеше, 31 процентка күбрәк), Алабуганы (7,5 мең кеше, 10 процентка күбрәк) бигрәк тә үз иткән.

Озын ялларда Татарстан башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан туристлар белән 4әр самолетны кабул иткән. 2 гыйнварда Саратовтан туристлар поезды килеп төшкән.

Яңа Кырлайда 5 мең турист (2022 елдагыга караганда 25 процентка күбрәк) Кыш бабай резиденциясе белән танышып киткән. 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр кунакханәләр – 76 процентка, 3–7 гыйнвар көннәрендә 95 процентка тулган.

25 декабрь – 8 гыйнвар аралыгында Казан Кремлендә барлыгы 230 меңнән артыграк кеше булган. Каникул вакытында музей-тыюлык территориясендә экскурсияләр үткәрелгән. Алардан 27 мең кеше файдаланган.


Фикер өстәү