Люция Сәлахиева: «Ирем мобилизацияләнгәч якын итеп йөргән дуслар юкка чыкты, гомер хәлемне белмәгән кешеләр иңен куйды»

Казанда яшәүче Люция Сәлахиеваның ике кызы да әтиләрен дүрт күз белән көтә. Сабыйлар әтиләрен бик сагыналар. «Яңа ел бәйрәменә кайтачак, бәйрәмгә бергә барабыз», – дип көтәләр икән.

– Иремне 26 сентябрь көнне алып киттеләр. Казанда бер ай булды. Кызларым сагынган саен әтиләре янына йөрттем, – ди Люция. – 5 ноябрьдә ул хәрби операциядә катнаша башлады. Шуннан соң 10 көн бернинди хәбәр булмады. Борчылмаган кая ул! Әмма ирем мине, элемтә булмас, дип кисәтеп куйган иде. «Ватсап» төркемендә башкалар ирләре, уллары, туганнары белән сөйләшүләрен язган, шуннан соң мин Алмазны эзли башладым. Дуслары аша исәнлеген белдем. Аннары тынычландым. Елап утырсам, бөтенләй башым китәсен аңладым.

Люция кешеләргә  заказга камыр ризыклары пешерә. Әнә шул эш аны начар уйлардан арындыра да инде. Эшләгәндә иренең кайтуын, алга таба ничек яшәүләрен күз алдына китереп хыяллана икән.

– Ирем киткәч, тормышка караш та үзгәрде, кешеләрне дә аера башладым. Якын итеп йөргән дуслар юкка чыкты, гомер хәлемне белмәгән кешеләр иңен куйды. Күпләр: «Акчасы күчтеме?» – дип кызыксына. Хәтта өйгә бурычка акча биреп торуымны сорап та килделәр. Аның акчасын тотарга кулым бармый. Ипотеканы да, кредитыбызны да үзем түләп барырга җыенам. Иремә күчкән акчаның «бәясе»н аңлыйм мин. Шуңа күрә дә ирем кайтканчы аларга кагылмыйм. Ничек тотасын үзе хәл итәр, – ди Люция. – Иремне бик көтәм. Гел изге теләктә йөрим. Догалар укыйм. Алмаз үзе дә, монда дога кирәк, диде. Күрешүләр насыйп булсын, дип көтәм. Әгәр ирем исән-сау кайтса, янымнан беркая да җибәрмәс идем. Ирләрен, улларын, туганнарын көтүчеләргә сабырлык телим. Көчле булыгыз. Ничек тә яшәргә кирәк. Мин, балаларым бар, дип юанам. Бар да яхшы булыр. Алла боерса, ирләребез җиңеп кайтачак!

Иркә: «Уртанчы кызым «Нигә башкаларның әтиләре  китмәгән?» дип елый»


2 фикер

  1. Бэхетле булыгыз! Сабырлык сезгэ, ирегез белән балалары бергә бергә устерерге ходай язмын!

  2. Дуслар ул ашаганда эчкэндэгенэ, доньяда дус юк ул, дошман дигэнен кул сузарга может

Фикер өстәү