“Җитте боларга җәяү йөрергә!”: Татарстанда 73 яшьлек әби махсус хәрби операциядә катнашучыларга “буханка” җибәргән

Бөгелмәдә яшәүче Таисия Балаева махсус хәрби операциядәге солдатларга халык телендә “буханка” дип йөртелүче “УАЗ” автомобилен җибәргән. Машинага волонтерлар язып куйган “От бабы Таи” дигән сүзләр әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Бу хакта “КП-Казань” яза.

Пенсионерның солдатларыбызга машина бүләк итү тарихы болайрак. 73 яшьлек Тая әби кичләрен телевизор карага ярата. Хәрби хәрәкәтләр башланганнан бирле ток-шоуларны алыштырган иҗтимагый-сәяси тапшыруларны яратып карый. Бервакыт шундый тапшыруны карап утырганда, нишләп әле солдатларыбызга булышмаска – аларга бер машина бүләк итмәскә, дигән уй башына килә. Һәм уен тормышка ашыра да!

“Телевизор карап утырам шулай, ә алар пычрак ерып йөри. Җитте боларга җәяү йөрергә, машинада йөрсеннәр әнә!” – дип эчемнән генә уйлап куйдым, ди Таисия Балаева.

Пенсионер әби сөйләп үткәнчә, автомобильне аңа уллары табып биргән. Тая әби бөтен саклык акчасына шул машинаны сатып алган. Әйтергә кирәк, зур керемле кеше түгел, чөнки – гап-гади пенсионер гына ул.
Таисия Васильевна 1950 елда Орпенбург өлкәсендә туган. Төзелеш училищесын тәмамлаганнан соң Бөгелмә шәһәре СУ-27 төзелеш идарәсенә эшкә җибәрелгән. Биредә кияүгә чыгып, ике ул тәрбияләп үстергән. Хәзер – пенсиядә. Өч оныгын тәрбияләргә булыша.

Сүз уңаеннан, волонтерлар эшен оештыручы “НПП ГКС” директоры Альберт Кәримов “Комсомолка” хәбәрчесенә әйтүенчә, Бөгелмәдә яшәүче бик күпләр Тая әбидәнүрнәк алып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә “буханка” сатып ала башлаганнар. Аның әйтүенчә, волонтерлар нәкъ менә шушы мизгелләрдә Маша әби җибәргән машинаны алып бара.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү