Хәрби комиссариатлардан повесткалар Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелмәячәк

Өлешчә мобилизацияләү кысасында армиягә чакырылучылар повестканы Дәүләт хезмәтләре порталы аша алмаячак. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, социаль челтәрләрдәге күп санлы постларга җавап йөзеннән, шулай дип белдергән.

“Социаль челтәрләрдә, янәсе, өлешчә мобилизацияләү кысасында Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон повесткалар юлланачак, дигән хәбәрләр пәйда булды. Мондый планнар юк”, – дип басым ясап әйтелгән ведомствода.

Шул ук вакытта моның өчен хокукый базаның булмавы да искәртелгән.

Исегезгә төшерәбез: бүген Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизацияләү турында указга кул куйды. Оборона министры Сергей Шойгу аңлатып үткәнчә, фәкать сугышчан тәҗрибәгә ия булган резервистлар гына (300 мең кеше) чакырыла. Резервтагы кешеләрнең 1%ыннан аз гына зуррак сан бу. Студентларга һәм чакырылыш буенча хезмәт итүчеләргә повесткалар җибәрелмәячәк.


Фикер өстәү