Мобилизацияләнүчеләргә нинди ташламалар булуын аңлаттылар

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко мобилизацияләнүчеләргә нинди ташламалар һәм хезмәт гарантияләре күздә тотылуын аңлаткан. Аның сүзләрен Кремль журналисты Дмитрий Смирнов үзенең телеграм-каналында китереп үткән.

“Махсус хәрби операциядә катнашучыларга кайбер ярдәм чаралары билгеләнде дә инде. Болар – медицина, салым ташламалары, өстәмә һөнәри белемне бушлай алу, пенсиягә айлык өстәмә һ.б. Бу ташламалар өлешчә мобилизацияләү кысасында армиягә чакырылучыларга да кагылачак”, – дигән Федерация Советы Рәисе.

Матвиенко шулай ук Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча законга махсус хәрби операциядә катнашучыларны хезмәт гарантияләре белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән төзәтмәләр әзерләнелә.


Фикер өстәү