Сыерыгызның туган көне кайчан?

Шушы көннәрдә генә авылда тагын ветеринарлар йөрде. Тагын дим, әле бер айлап элек кенә сыер малларын чиплап – колакларына номерлар тагып киткәннәр иде. Бу юлы эре малларга себер түләмәсенә каршы прививка ясасалар, этләргә котыру чиренә каршы укол кададылар.

Бер елга һәр хуҗалыкка ничә тапкыр керәләрдер, алар үзләре нәрсәгә прививка ясауларын әйтсәләр дә, чын, бөтенесен истә тотып бетерә торган түгел. Алан ветучасток табибларын без дә таныйбыз, алар да безне белә.

– Бөтен авыл этләрен котыртып йөрибез әле, – дип керде бу юлы табиблар. Дөрестән дә, тирә-күршедәге бөтен эт өрә. Алар инде ветеринарларның исен болай да әллә каян белә, өстәвенә бу юлы үзләрен авырттырганнар. Моннан дистә еллап элек этләргә беренче тапкыр укол кадатканда гына сәер булган иде, ул чакта әле этләрне сыерлардан кан ала торган махсус урынга – авылның икенче очына алып төшәсе булды. Гомеренә урам күрмәгән этне авыл буйлап йөртеп кайту үзе бер маҗара булган иде. Шөкер, аннан соңгы елларда монысын да өй борынча йөреп эшли башладылар. Этләргә укол кадау сыер малына караганда да кыенрак. «Бигрәк тә кечкенә этләр куркыныч, хуҗалары кулыннан шуып чыгып китәләр», – ди табиблар үзләре.

Борынчык киертми генә, оясы түбәсенә ике аягын күтәртеп бастырып, авызын бер кул белән тотып торган хатын-кызга бик ышанып бетәселәре килми дә үзе. Ә эт белән безнең дуслык көчле, миңа ышанып, тыныч кына тора, «эһ» тә итми ул, мескен. Табиблар читкә китеп, мин кулларны җибәргәч кенә характер күрсәтеп ала.

Ярый әле хәзер сыерларга укол-прививкаларны «автомат» шприцлар белән генә кадыйлар дип сөенәм мин. Укол кадаганны да, кан алганны да белми дә калалар. Соңгысы да уңайлы, канны хәзер койрык төбеннән генә алалар. Элек мал иясенә сыерның башын каерып тотарга, табибка венага туры китереп, энә кадарга кирәк иде. Мал тик тормый, шул сәбәпле, энә венадан чыгып китә, тагын көч белән сугып кертәсе. Шуңа күрә хәзер укол кадатканда да, кан алдырганда да көчле беләкле кеше булу кирәк түгел, малның кайдалыгын күрсәтеп, бераз тынычландырып торучы булса, җитә.

– Шушы арада субсидия алу өчен килешү төзергә барасыгыз була, – диде безгә кергән мал табибы, уколларын кадап бетергәннән соң. – Сыерыгызның колагындагы номерын язып алып барыгыз. Хәзер инде Машка-Дашкалар бетте, сыерыгыз 74908 булып йөри…

Сыерыбыз болай да Машка–Дашка түгел иде, гомергә саф татарча Ландыш булды. Кировтан кайткан Рыбканы да бер җәйдә Ландышка әйләндердек. Хикмәт исемдә түгел, болай да аптырый торган иде инде, иминиятләштерә башласаң да, субсидия алырга документлар тутырсаң да, сыерның кушаматын да сорыйлар. Табибның шуңа әйтүе. Белмим, кушаматлары бу документларда нинди роль уйныйдыр, аңа карап, субсидия барыбер безнең исемгә килә… Менә кушаматлар заманы да үтте, димәк. Хәер, гел яңалык кертеп торганнарына аптырамыйбыз да бугай инде: ул сыер маллары белән нинди генә тәҗрибә үткәрмәделәр. Бер елны хәзер бөтен җиргә шушы документ белән генә киләчәксез дип, малларга ветеринария паспорты эшләткәннәр иде. Бер тапкыр да сораучы  булмады,  кирәге дә чыкмады. Белмим, фәләнчә битле ул брошюраларны эшләтү кем идеясе булган да кемгә табыш китергәндер?

Быелгы тагын бер яңалык: чиплаган вакытта сыерның… туган көнен дә сорадылар. Ярый әле әтисенең исемен, туган авылын, урынын сорамадылар. Киров өлкәсенә барып эзләп йөрергә  туры килмәде, дип сөенсәң генә. Ул инде сыерның яшен, ничәне бозаулаганын барган бер җирдә сөйли-сөйли үзебез дә буташып бетә торган. Мин сыерның туган көне кайчан дигән сораудан аңга килә алмый басып торганда, уен-көлкеле табиб: «Әйдә, мәңге онытылмый торган числоны языйк: 26 апрель булсын», – диде. Шулай итеп авылда 26 апрельдә туган сыерлар шактыйга җыелгандыр…

Әйткәнемчә, моннан берничә ел элек иминиятләштергәндә сыерларны фотога төшерә башладык: алдан да, ике як-яннан да… Бер танышыма теге чакта – сыерны беренче тапкыр фотога төшергәндә аптырап әйткән идем, озакламый тояк эзләрен дә алмасалар ярый инде, дип куйды. Эшләр шуңа бара, ахры…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү