Рөстәм Миңнеханов “Росбанк” идарәсе рәисе Наталья Воеводина белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның “Росбанк” идарәсе рәисе Наталья Воеводина белән очрашуы булып узды. Анда банкның Татарстандагы эшчәнлеге, банк челтәренең төбәктә алга таба үсеше мәсьәләләре каралды.

Наталья Воеводина очрашу барышында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Россиядә тормыш сыйфаты буенча иң алга киткән төбәкләрнең берсе булып тора. Биредә сәнәгать һәм мәгълүмати технологияләр актив төстә үстерелә, яңа фәнни тикшеренүләр үткәрелә. “Росбанк” күп кенә юнәлешләр буенча республика белән хезмәттәшлек итеп килә. “Төбәкнең күп кенә предприятиеләренең, урта һәм кече бизнесның безне ышанычлы финанс партнеры буларак сайлавы белән горурланабыз. Без төбәктә бизнесны алга таба үстерү мөмкинлекләрен күрәбез, үзара партнерлык мөнәсәбәтләрен югары бәялибез һәм озак сроклы хезмәттәшлеккә исәп тотабыз”, – дип басым ясап әйтте Росбанк идарәсе рәисе.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстанда “Росбанк” гавами акционерлык җәмгыятенең 6 бүлеге, шул исәптән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, эшләп килүен билгеләп үтте. Ул банк челтәрен Татарстанда алга таба үстерүнең банк өчен дә, республика икътисады өчен дә уңышлы үсешкә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

“Росбанк”ның республикада ИТ-юнәлешне үстерүне күздә тотуы – безнең өчен бигрәк тә күңелле хәбәр. Моның өчен Иннополис әйбәт мәйданчыкка әйләнәчәк. Биредә заманча инфраструктура да, махсус кадрлар да, менә дигән үсеш мөмкинлекләре дә бар. Без, үз ягыбыздан, кирәкле барлык ярдәм күрсәтергә әзер”, – диде Татарстан Рәисе очрашу барышында.


Фикер өстәү