Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «История рождения» фотокүргәзмәсен ачуда катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә эшлекле сәфәре барышында Дума Рәисе Вячеслав Володин белән очрашты, шулай ук Россия парламентының Түбәнге палатасында «История рождения» фотокүргәзмәсен ачуда катнашты, Татарстаннан сайланган Дума депутатлары һәм фракцияләр җитәкчеләре белән аралашты.

«История рождения» күргәзмәсе Халыкара балаларны яклау көненә (1950 елдан башлап, дөнья күләмендә 1 июньдә билгеләп үтелә) багышлап ачылган. Ул Татарстан фоторәссамы Диләрә Эстрина хезмәтләреннән тора.

«Әлеге күргәзмә билгеле бер дәрәҗәдә дөньяның җиде могҗизасы турындагы мәгълүм фикерне кире кага. Ник дигәндә, иң мөһим могҗиза – кеше. Ә кеше туу – могҗизаның могҗизасы, – ди Думаның Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисе Нина Останина. – Бүген илебездә гаилә һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән бик күп чаралар күрелә. Әмма бернинди законнар һәм карарлар белән дә яшьләрнең әти-әнигә әйләнүләренә этәргеч биреп булмый. Моның өчен дәүләткә һәм хакимияткә ышану кирәк. Бу мәсьәләдә Татарстан кебек төбәкләрнең тәҗрибәсе бәһаләп бетергесез зур».

Күргәзмә кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Демографик вазгыятьнең начараюы, гаилә институтын саклау һәм ныгыту – бүген төбәкләрне борчып килгән мәсьәләләр бу, – дип билгеләп үткән парламент башлыгы. – Гаилә һәм балалар – безнең төп кыйммәтләребез. Ә балалар – үз чиратында,  гаиләне ныгытучылар».

«История рождения» – бала туу мизгелләре турындагы фотопроект Татарстанда 2018 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Дөньяга килүе чагылдырылган тәүге балага инде 5 яшь тулган.

Күргәзмәгә куелган барлык хезмәтләр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә төшерелгән. Аларның авторы – автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүче 2 бала анасы Диләрә Эстрина.

Күргәзмә белән танышканнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин белән Дума Рәисе Вячеслав Володин төбәкләр законнарын федераль законнарга туры китерү һәм илнең бердәм хокукый кырын булдыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Очрашуда Татарстанның законнар чыгару инициативалары аерым игътибар үзәгенә алынды. Хәзерге вакытта алар  – Думада  карап тикшерүдә.

 


Фикер өстәү