«Сез – сүз белән илне данлаучылар»: Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 26 нчы тапкыр уздырылган «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Җиңүчеләр арасында «Ватаным Татарстан» газетасы да бар. Без «Мультимедиалы редакция» номинациясендә җиңү яуладык. Ә гран-при – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобиль «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Александр Латышевка бирелде.   

Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләде. Ул: «Илдә барган вакыйгалар шартларында һәр журналистларның бурычы – үз һөнәренең абруен саклау», – диде.

– Әлеге бәйге озак еллар уздырылса да, актуальлеген һәм мәгънәсен югалтмый. Журналистларны бүген традицион массакүләм мәгълүмат чараларына гына бәйләп карарга ярамый, – диде Әсгать Сәфәров. – Монда социаль челтәрләр дә, мессенджерлар да – халык фикере кабул ителә торган башка мәйданнар да керә. Бүген һәр кеше төрле җирдән бик күп мәгълүмат ала. Бу шартларда иң мөһим бурыч булып, журналистның, авторның халыкка объектив, дөрес, тулы мәгълүмат бирүе кала. Сезнең сүзгә ышаналар, алга таба да ышанырлар дип өметләнәм, чөнки сез җәмәгать фикерен формалаштырасыз. Бу гадәти булмаган вакытта һәркайсыбызга илдә, дөньяда барган вакыйгалардан хәбәрдар булырга кирәк. Монда ялган мәгълүмат булмавы мөһим. Бу шартларда журналистларның беренче максаты – мәгълүмат кырының куркынычсызлыгын саклау. Тармакның һәр хезмәткәре моны аңлап эшләргә тиеш.

Бәйрәмдә катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева исә журналистлар язган, сөйләгән сүзнең зур көчкә ия булуына басым ясады.

– Бәллүр каләм ул – нәзберек, җиңел һәм нечкә, шул ук вакытта очлы да. Нәкъ сүз кебек үк. Сүз кешегә канатлар куярга сәләтле. Һәм сезнең команданың профессиональлеге, һәркайсыгызның тырышлыгы аркасында, әлеге каләм безнең республикага, илгә канатлар куя, данлый. Шәхсән үзем безнең бердәм эшчәнлегебез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең сүзләр ярдәме белән илебез данга төренсен, – диде Ләйлә Фазлыева.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оешуга – 20 ел. Аның җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләп, иң лаеклыларның бүләкләнүен әйтте.

Бәйрәмнең төп бүләге – «Лада Гранта» машинасы белән бүләкләнгән Александр Латышев да хисләрен яшерен калдыра алмады. Редакцияне озак еллар җитәкләгән тәҗрибәле журналистны хезмәттәшләре алкышларга күмде.

– Быел безнең яшь хәбәрчебез федераль Сабан туен яктыртырга барды. Һәм анда көрәштә батыр калган егет өченче ел рәттән федераль Сабан туенда җиңүен һәм ел да «Лада Гранта» белән бүләкләнүен әйткән. Минем мондый бүләкләр алуда тәҗрибәм зур түгел, ләкин мин сезнең барлык мәгънәдә дә көрәш кагыйдәләрен өйрәнүегезне телим, – диде гран-при иясе.

Тантанада «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллинга «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде. Хезмәттәшебезне ихластан котлыйбыз һәм алда да эшендә уңышлар телибез.

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

 

 


Фикер өстәү