“Бәллүр каләм” җиңүчеләре билгеле!

Пандемиягә бәйле рәвештә, журналистларның һөнәри конкурсына йомгак гадәттәгечә, Татарстан матбугаты көнендә түгел, бүген ясалды. “Ватаным Татарстан” газетасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган махсус номинациядә җиңү яулады.

Бәйгенең жюри рәисе Александр Латышев быелгы үзенчәлекләр турында сөйләде:
– Шунысы сөендерә “Бәллүр каләм” белән кызыксыну кимеми. Журналистларның иҗади бәйгеләрдә көч сынап карыйсы килә. Ләкин медиа киңлекләрдәге хәзерге вазгыять башка алымнарны куллануны да таләп итә. Әйтик, интернетта блоглар алып бару популярлашты, социаль челтәрләр тормышыбызга үтеп керде. Әмма нәкъ менә шушы өлкә “Бәллүр каләм”дә актив чагылмады. Киләчәктә шушы юнәлешкә игътибар итәргә кирәк булачак.

Бәйгегә бик саллы эшләр тәкъдим ителгән иде. Аларны карау, фикер алышу үзенә бер рәхәт булды. Дөрес, фикер алышу вакыт-вакыт бик кызу барды, бәяләр дә төрлечә иде, ахыр чиктә без бер фикергә килдек. Иҗади бәйгеләр шуның белән кызык та инде, анда бер генә төрле фикер була алмый.

Шулай итеп, быелның “Ел медиа персонасы” – Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

“Журналистикага тугрылык” номинациясендә җиңүчеләр – Рөстәм Нәбиуллин, (“ Татарстан – Яңа гасыр”) һәм Дамир Бәдриев (“Шәһри Казан” газетасы)
“Мультимедияле редакция” – “Яңа гасыр” каналының яңалыклар программасы дирекциясе.
“Иң яхшы район (шәһәр) газетасы” – “Ваша газета”, “Минзәлә” басмалары
“Профессиядә иң яхшысы” номинациясендә – Илзирә Юзаева (“Яңа гасыр”), Гөлсинә Зәкиева (“Арча- информ”)
Ел фоторепортеры – Рамил Галиев (“Татар-информ”)
Ел телеоператоры – Илдар Галәветдинов (ГТРК “Татарстан”)
“Нәтиҗәле матбугат хезмәте” номинациясе — Татарстан Сәламәтлек саклау матбугат хезмәте
Популяр блогер – Мөршидә Кыямова
“Туган тел” номинациясе – “Яңарыш” мәгълүмат үзәге (Төмән)
“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы темасын иң яхшы яктырткан өчен” номинациясендә – “Ватаным Татарстан” һәм “Кайбыч таңнары” газеталары
“ТАССРның 100 еллыгы темасын иң яхшы яктырту” махсус номинациясе – Динә Газалиева, “Зәй-информ”.
Гран-при – “Казанские истории” газетасы баш мөхәррире Любовь Агеева

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү