Вадим Захаров: «Нинди зур мәктәп үтелгән, тәҗрибә тупланган. Авырлыгы булса да рәхәт итеп искә алам»

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров социаль челтәрләрендә яшь чакларын искә алып, Раил Садриев белән гастрольләрдә йөргәндә нинди кызыклы вакыйга булуын язган. 

Җырчы Рифат Зарипов, Раил Садриев, Илфак Шиһапов, Илсөя Бәдретдинова һәм  аларның уллары Нуриман төшкән фотоны куеп кызыклы тарих язган:

«Җырлаган дәвердә төрлек хәлләргә очраган булды — кызыклары да, кызганычлары да бар. Берсе искә төште әле.

Җырлый гына башлаган вакыт Раил Садриев мине һәм Рифат Зариповны үзләре белән гастрольләргә чакырды. Рифат спектакльдә катнаша, ә мин спектакльдән соң җырлый идем 👇🏼

Төгәл генә хәтерләмим Түбән Камада идек бугай. Спектакль башланырга 10-15 минут кала гримеркага Раил абый йөгереп керде дә: «Сезнең вакытыгыз бар әле, тиз генә кибеткә барып хаттибутта алып кайтыгыз, бикләнергә 5 минут калды, тиз булыгыз», ди бу. Раил абыйның ничегрәк сөйләшкәнен күз алдына китерәсез инде…
Без Рифат белән хаттибутта нәрсә дип сорап тормадык – чаптык…

Кибеткә кергәч тә инглизчә шулайрак язылган трансформер таптык та алдык — әле мин “Малае кечкенә. Шуңа аладыр” дип уйлыйм…

Зур эш башкаргандай – тиз-тиз атлап уенчык күтәреп кайттык. Раил абыйның күзе бәрәңге кадәр: «Ике авыл! Нәрсә бууу?! Нинди хаттибутта?! Мин сезгә Хатей-Будда алырга куштым! Хатей-Будда!» дип сүкте генә…

Менә хәзер концертка әзерләнгәндә шул вакытларны искә алам. Нинди зур мәктәп үтелгән, тәҗрибә тупланган. Авырлыгы булса да рәхәт итеп искә алам.

Фотода кемнәрне таныйсыз?»

Фотодагыларны танучылар шактый булган.


Фикер өстәү