Мәскәүдә кан бирү пунктларында чират җыелган

«Крокус Сити Холл»дагы фаҗигадән соң Мәскәүдә кан бирү үзәкләрендә чират. Кешеләр яраланучылар өчен кан бирәләр. Һава торышның начар булуы да куркытмаган аларны. Бөтенесенең дә бер теләк – башкаларга ярдәм итәргә телиләр.

«ВТ» хәбәрчесе Мәскәүдә гомер итүче Гөлнара Халикова белән элемтәгә чыкты.

– Мондый хәлләр булыр дип уйлап та караганым юк иде. Ирем командировкада, мин балалар белән өйдә идем. Төнлә бер дә керфек какмадым. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр арасында танышларым булмаса да, йөрәк өзелә. Бик куркыныч, – диде ул.


Фикер өстәү