Мәскәү өлкәседәге «Крокус сити холл»да атыштан соң янгын башланган. Массакүләм мәгълүмат чаралары бина өстеннән күтәрелүче кара төтен баганалары сурәтләнгән кадрлар чыгара. Бу турыда «Татар-информ» яза.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, ату автоматтан булырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлнең шартлары, шулай ук зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар бармы-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат ачыклана.
Алданрак хәбәр ителгәнчә, «Пикник» төркеме концерты башланыр алдыннан камуфляж кигән билгесез кешеләр ата башлаган. Нәтиҗәдә берничә кеше зыян күргән, диелә хәбәрдә.