Балаларга газлы тәмле сулар сатуны тыярга тәкъдим иткәннәр

Волынец фикеренчә, мондый эчемлекләр үсеп килүче буынның сәламәтлегенә начар тәэсир итә.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец 18 яшькә кадәрге балаларга газлы тәмле суларны сатуны тыярга тәкъдим иткән. Бу хакта “RT” яза.

Волынец әйтүенчә, балаларны физик үсешкә начар йогынты ясардай әйберләрдән саклау дәүләт сәясәтенең төп максатларыннан берсе булып тора. Моннан тыш газлы эчемлекләр балаларның сәламәтлегендә, аларның тешләрендә тискәре чагылыш табарга, шулай ук симерүгә, матдәләр алмашы бозылуга китерергә мөмкин.
Ул газлы тәмле суларның мәгариф учреждениеләрендә җәмәгать туклануы оешмаларында сатыла торган азык-төлек һәм аш-су исемлекләренә кертелмәгәнлеген искәрткән.


Фикер өстәү