Республиканың иң яхшы укытучысы билгеле булды

Татарстанның иң яхшы укытучысы Казанның 108 нче мәктәбендә белем бирә.Ул-31 яшьлек физика фәне укытучысы Радик Хәбиров.Башкалабызның Ленин исемендәге мәдәният йортында “Ел укытучысы”бөтенроссия бәйгесенең республика этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр.Радик Хәбировка алга таба Татарстан данын якларга туры киләчәк.

Билгеле булганча,Радик Хәбиров 2018 елда бер мәртәбә Татарстанның иң яхшы укытучысы булып танылган иде инде. Быел тагын үзенең көчен сынарга булган.
-Яңалыкка омтылырга яратам.Яңа сулыш аласым килде,-ди Радик Хәбиров.-Укытучыларым:”Кайчан дәресләр укытырга киләсез инде?”дип көтеп тора.Алар белән уртак тел табу беркайчан да авыр булмады.


Фикер өстәү