Көлгә әйләнгән татар Йолдыз авылы турында: «Анда барысы да бик начар»

Янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына Татарстаннан чираттагы гуманитар ярдәм китте. Бу юлы эшмәкәрләр 20шәр тонналы фуралар белән төзелеш материаллары  һәм ашлык төяп озаттылар.

Төзелеш материаллары төягән бер машина Яшел Үзән районының Кече Ключи авылы янындагы коттедж бистәсеннән кузгалды. Эшмәкәр Ильяс Гыймадов сүзләренчә, әлеге чарада 10–15 бизнес вәкиле катнашкан.

– Мин Татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә торам. Шуңа күрә бу фаҗига турында ишетүгә үк, читтә каласыбыз килмәде, – диде ул. – Иң элек социаль челтәрләрдә үземнең битемә ярдәм итәргә теләге булганнар өчен игълан куйдым. Бер атна эчендә дусларыбыз, бизнес буенча хезмәттәшләребез үзләренең теләкләрен белдерде. Кемдер акчалата, кемдер төзелеш материалы белән ярдәм итте. Кием-салым, беренче кирәк-яракларны күп җыйдылар инде, Йолдыз авылындагы кешеләргә хәзер йортларын сафка бастырырга кирәк. Шуңа күрә без төзелеш материаллары җибәрергә булдык.

Буяулар, эш кораллары, йорт җылыткыч материал, кабельләр һәм башка кирәк-яраклар – эшмәкәрләр якынча 1 млн сумлык ярдәм әзерләгән. Ильяс Гыймадов татар авылына ярдәм итүне үзенең изге бурычы дип санавын да әйтте.

– Минем бу татар авылын яшәтәсем килә, – ди ул. – Күпләр авылдан китү турында уйлый дип әйттеләр, ләкин татар авылы бетмәсен, яшәсен иде әле. Ярдәм кулы сузган һәр дустыма, коллегама зур рәхмәт.

Авыр йөк машинасын йөртүче Айдар Гыйләҗетдиновның Йолдыз авылына икенче тапкыр гуманитар ярдәм илтүе. 19 сәгать юл узып, барысын да үз күзләре белән күргән кеше буларак, ул хис-кичләрен яшереп калдыра алмады.

– Анда барысы да бик начар. Авылны беренче тапкыр күргәч, хәтта күзгә яшь килде. Бик күп йортлар көлгә әйләнгән бит. Агач корылмаларның берсе дә исән калмаган. Бик кызганыч, әлбәттә. Халык ярдәмне бик нык көтеп ала анда. Күз яшьләре белән рәхмәт әйтәләр, – дип сөйләде ул.

Михаил Афанасьев Яшел Үзән районының ярдәмнән читтә калмавын әйтте.

– Кешеләрнең, эшмәкәрләрнең ярдәм кулы сузарга әзер булулары бик сөендерә, әлбәттә. Без инде хәрби операциядәге егетләребезгә дә әледән-әле ярдәм итеп торабыз, бу юлы да читтә кала алмадык. Әлеге ярдәм анда яшәүчеләргә чыннан да кирәк. Без алга таба да ярдәм итәргә уйлыйбыз, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров әйтүенчә,   Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең карашлары Казанга, Татарстанга төбәлгән. «Бу фаҗигадә дә беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучылар без идек», – ди ул.

– 10 май көнне беренче йөк машинасы Йолдыз-Эчкенгә киткән иде инде. Бүгенгә махсус счетта җыелган акча 4,5 млн сумнан артып китте. Хәзер безнең алда торган төп мәсьәлә – данлыклы татар авылын торгызу, төзекләндерү. Аны бөтен татар халкы белән бергә балкытып торгызырга кирәк. Бу юлы эшмәкәрләр төзелеш материаллары әзерләсәләр, Биектау районының икмәк кабул итү оешмасы җитәкчесе Нияз әфәнде ашлык белән ярдәм итте. Татар егетләренә бик зур рәхмәт. Шулай итеп, юлга ике фура кузгалды. Моннан тыш, Төмән өлкәсеннән тагын 4 йөк машинасы озатылды. Димәк, 24 майда Йолдызга 6 фура гуманитар ярдәм барып ирешәчәк, – диде ул.

Данис Шакиров Йолдыз авылының иҗтимагый советы төзелгәнлеген хәбәр итте.

– Анда яшәүче халык арасында киләчәктә авылда калу-калмау буенча икеләнү, шик бар иде. Хәзер барлык татар дөньясының ярдәмен тойганнан соң, аларның фикерләре үзгәрде, – диде ул. – Без алга таба да авылга ярдәм итәчәкбез. Кышка кадәр һәр гаиләнең үз йортына керү мәсьәләсен кайгыртачакбыз.

Зөһрә Садыйкова

Көлгә әйләнгән Йолдыз авылы халкы: «Мондый хәсрәт күргән юк иде – сәгать ярым эчендә авыл юкка чыкты»

 

 

 


Фикер өстәү