Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрдә каравылчылар һәрвакыт бар иде, хәзер алар хосусый сак хезмәте белән тәэмин ителәчәк

Татарстанда куркынычсызлык буенча дүртенче категориягә кергән мәктәпләрне финанслау мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф тармагында узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте. 

– Быел куркынычсызлык буенча бер һәм икенче категориягә кергән мәктәпләр өчен 113 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бездә алар –280. Икенче елга өченче төркем дә кушыла. Безнең әле дүртенче категория дә бар. Алар да акчасыз калмаячак. Хәзерге вакытта финанс чыганаклары бигеләнә,–диде министр. – Киләсе елда бер, ике, өченче төркемгә кергән мәктәпләрне сак хезмәте белән тәэмин итү өчен 1,2 миллиард сум бүленәчәк. Кадрлар проблемасы бар. Моның буенча органнар шөгыльләнә. Иң мөһиме финанс проблемасы хәл ителгән, –диде Илсур Һадиуллин.

Министр әйтүенчә, мәктәпләрдә каравылчылар һәрвакыт булган, хәзер алар хосусый сак хезмәте белән тәэмин ителәчәк. Кичке һәм төнге каравыл эшли. Төнгесе кичке сәгать 7дән иртәнге 7гә кадәр иминлекне саклый. Каравылчыга мәктәптә ставка билгеләнә, вахтерлар да бар. Хәзер төнгесе шул ук кала, көндезгесе хосусый сак хезмәте белән ныгытылачак. Киләсе елда аларга сәгатенә 130–150 сум түләнәчәк.


Фикер өстәү