Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы” программасы гына коткармавын әйтте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кадрлар мәсьәләсе буенча фикерен әйтте.

–Кадрлар – катлаулы мәсьәлә. Бу хакта мин август киңәшмәсендә дә әйткән идем. Яңа уку елында без аны мәктәпләрдә булган укытучылар ярдәмендә хәл иттек. Әлбәттә, сәгатьләр саны күп булгач, педагогларга авырга туры килә. Республикада фән укытылмаган бер генә мәктәп тә юк, – диде Илсур Һадиуллин ел йомгакларына багышланган журналистлар очрашуында.
Мәктәпләргә бигрәк тә рус теле, математика, физика, химия һәм чит тел укытучылары җитми. Министр әйтүенчә, проблеманы “Авыл укытучысы” (“Земский учитель”) программасы белән генә хәл итеп булмый. Быел авыл мәктәпләренә 23 укытучы кайткан. Киләсе елда бу сан 3–4 кенә булачак.
Министр укучыларны укытучылыкка әзерләү эшенең мәктәп яшеннән үк алып барылуын әйтте. Республикада быел 368 педкласс ачылган. Анда 5 меңләп укучы шөгыльләнә.

 


Фикер өстәү