23 меңнән артык баланы мәктәпләргә автобуслар йөртә

Республикада яңа мәктәпләр төзелсә дә, уку йортлары җитми. Шул сәбәпле, 54 меңнән артык укучыга икенче сменада белем алырга туры килә.

– Шәһәр читендә мәктәпләр җитмәү кытлыгы бар. Бездә 11,89 процент бала икенче сменада укый. Кайбер төбәкләрдә өченче смена да бар, бездә андыйлар юк, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин матбугат очрашуында. –Без яңа мәктәпләр төзибез, төрле программаларга керергә тырышабыз, үзебезнекенә дә өметләнәбез. Мәктәп төзү һәр микрорайонда аерым карала. Кайбер укучыларны якын мәктәпләргә автобуслар йөртә. Барлыгы 810 мәктәп автобусы исәпләнә, 861 маршрут оештырылган. 23 меңнән артык баланы автобусларда йөртәбез. Бер бала да урамда калмады, барысын да урнаштырдык, әмма проблема бар әле. Әгәр урыннар булмау сәбәпле, баланы мәктәпкә кабул итүдән баш тартсалар, әти-әниләргә район мәгариф бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү