Казан рестораторлары Рөстәм Миңнехановтан чикләүгә алмашка QR-код кертүне сораган

Шәһәр рестораторлары, җәмәгать туклануы оешмалары өчен кертелгән чикләүләрне тулырак итеп аңлатуны сорап, Президентка мөрәҗәгать итте.

Лилия Галимова әйтүенчә, оператив штаб белән берлектә әлеге мәсьәлә өйрәнелә, мөрәҗәгатьтәге сорауларга шуннан соң җавап бирәчәкләр. Билгеле булганча, Казан рестораторлары Рөстәм Миңнехановка кичке вакытта кафе-рестораннарга кертелгән чикләүгә алмашка QR-код кертүне сораган иде.

Бизнес вәкилләре дә борчыла. «Республика Президенты тарафыннан пандемиягә бәйле катлаулы шартларда бизнес вәкилләрен игътибарсыз калдырмаска дигән бурыч куелды», – дип искәртте Лилия Галимова. Шул уңайдан бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев хәзерге вакытта эшкуарлар белән, фикер алышу өчен, даими рәвештә очрашып тора. Әлегә оператив штаб бизнес өчен чикләү чараларын киңәйтергә ниятләми.


Фикер өстәү