Казан автобусыннан кондуктор 10 яшьлек кызны төшереп калдырган

Маршрут автобусыннан бер баланы төшереп калдырганнар. Бу хакта социаль челтәрдә кызның әнисе хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, кызы балалар юл картасыннан файдаланган, ә 60 нчы маршрут кондукторы, картаны активлаштыра алмый һәм түләү башкарылмагач, аны автобустан төшереп калдыра. Кыз өенә икенче автобуста кайтып җитә. Әлеге яңалык прокуратурада кызыксыну уяткан. Хәзер тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү