Путинга Татарстанда яшәүче 96 яшьлек депутат турында сөйләделәр

Спас районы Иске Рәҗәп авыл советы депутаты Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин ул. Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова Президент Владимир Путинга илнең шушы иң өлкән депутаты турында сөйләп үткән. “Зиннәтулла Гыйззәтулла улы – уникаль кеше, укытучы, Бөек Ватан сугышы орденына ия булган, сугыш утын кичкән шәхес. Әлегәчә Татарстанда мәктәп музее директоры булып эшли”, – дип билгеләп үткән Элла Памфилова.

Зиннәтулла Гыйззәтуллин КПРФ партиясеннән тәкъдим ителеп, Спас районы Иске Рәҗәп авыл советы депутаты итеп сайланган. Җирлектә яшәүчеләрнең 97 проценты аны хуплап тавыш биргән.

Шул ук вакытта республикада иң яшь депутатка – 19. Питрәч районы  Питрәч авыл җирлеге советына сайланган Татьяна Гринина ул. 19 яшьлек кыз “Бердәм Россия” партиясеннән тәкъдим ителеп, сайлаучыларның 90 процент тавышын җыюга ирешкән.

Ә инде республика вәкиллекле органнары арасында иң “яше” – Казан   шәһәр Думасы (депутатларның уртача яше – 43) һәм Түбән Кама шәһәр советы (депутатларның уртача яше 45тән артмый). Әлмәт шәһәр советы һәм Чаллы шәһәр советында уртача яшь күрсәткече 48гә тигез.

“Выборы” дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларына караганда, Татарстанның зур шәһәрләре вәкиллекле органнары депутатларының уртача яше – 46.


Фикер өстәү