15 минутта әзер була торган рулет ясау ЫСУЛЫ

Кирәк була:

• 2 йомырка
• 1 ст. шикәр комы
• 1 ст. йогурт
• 1 кап ванилин
• 1 бал кашыгы сода
• 1,5 ст. он
• джем, крем яки куертылган сөт

Әзерләү:

1. Духовканы  200 градуска кадәр җылытырга.
2. Йомырка, шикәр комы һәм ванилинны болгатып, шуңа йогурт, сода өстәргә. Әкренләп он кушыла.  Камыр куе, тик агып торучан булырга тиеш.
3. Табага кәгазь куеп камырны тигезләп салырга һәм мичкә 7-8 минутка озатырга. Кызара башлагач аласы.
4. Алгач, шул кызарган ягын юеш сөлгегә куерга. Тиз-тиз куертылган сөт, крем яки джем сылап, рулет формасында төрергә. Шул сөлгене ураган килеш суынырга калдырыгыз.
5. Табынга рулетны өстенә җиләкләр куеп, шикәр пудрасы сибеп бирергә мөмкин.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү