Җиңү көне турында яшьләр нәрсә уйлый? Аларның фикерен белештек

Татарстанда узган сораштыруда яшьләрнең 70 проценты «Россия белән ни өчен горурланасыз?» дигән сорауга җавап итеп Бөек Ватан сугышында Җиңүне атаган. Бәйрәм алдыннан без дә яшьләрнең фикерен белештек. 

Сәйдә Мөхәммәтҗанова, җырчы:

– Минем өчен 9 Май – ул, иң беренче чиратта, хәтер көне. Ел саен, бабамның фотосурәтен тотып, «Үлемсез полк»та катнашам. Без – яшьләрнең бу көнне, моннан 77 ел элек булган вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк. Нинди батыр булган безнең бабаларыбыз! Безнең өчен, якты, тыныч киләчәк өчен күпме көч куйган, гомерләрен дә кызганмаган бит алар! Яшь буынны шушы тарихи хәтер, сугыш турындагы фильмнар, китаплар әхлакый яктан тәрбияли дип уйлыйм мин. Шуңа да бу турыда күбрәк сөйләнсен иде. Ләкин бүген, без хәтерлибез, без онытмадык, дип курыкмыйча әйтә алам.

Илмир Яруллин, укытучы:

– Җиңү көне кечкенәдән канга сеңгән, дияргә була. Ул чакта, бәлки, бөтен әһәмиятен аңлап бетермәгәнмендер дә мин. Тик ел саен бу көнне митингка бару, анда яңгырый торган җырлар, телевизор аша күрсәтелә торган фильмнар – барысы да хәтергә  кереп, катлам-катлам җыелып барган. Инде хәзер гаиләм тарихы белән кызыксына башлагач, Җиңү көне бар кайгысы һәм шатлыгы белән аңлашыла. Әбиемнең әтисе сугышны узган, бабам ягыннан да катнашучылар, һәлак булучылар бар. Шунлыктан бу көн хәзер тарихи хәтерне яңарту көне буларак та кабул ителә. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Бу сүзләр инде яхшырак аңлашыла. Миңа калса, Җиңү көне ул – үзеңне илең тарихына язып, илеңне аңларга этәргеч бирә торган бәйрәмдер. Үткәнебез белән тоташтыра торган күпер ул. Ләкин бүген халыкның карашы инде үзгә, чөнки буыннар алышына, һәр яңасы бу көннең әһәмиятен азрак аңлый сыман.

Алия Әһлиуллина, илкүләм «Ел студенты – 2021» бәйгесе җиңүчесе:

– Безнең гаилә өчен 9 Май – хәтер, кайгы һәм рәхмәт көне. Минем нәсел шәҗәрәмдә Бөек Ватан сугышында катнашкан өч бабам бар. Аларның икесе генә исән-имин килеш туган якларына әйләнеп кайткан. Бабамның әтисе сугышның бөтен ачысын, михнәтен, үз уйларын, хисләрен дәфтәргә язып барган, һәм ул кулъязма бүгенгә кадәр сакланган. Мин ел саен шушы дәфтәрне кулыма алып, һәр юлын кат-кат укыйм, анда язылганнарны үзем аша кичерәм. Һәм, беләсезме, бабам тасвирлаган вакыйгалар бүгенге тормышны, тыныч һәм аяз күгебезне, җәмгыятебезне тиешенчә бәяләргә, кадерләргә өнди кебек. 9 Май – бөтен ил өчен әһәмиятле көн. Яшьләр исеменнән, без әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларны, илебезнең күпсанлы югалтуларын онытмадык һәм онытмаячакбыз, дип әйтә алам. Минем тирәмдәге һәр кеше бу җиңүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын яхшы аңлый һәм рәхмәтен сүзләр белән генә түгел, гамәлләре белән дә белдерә. Җиңү кыйммәте, тарихи хәтер югалмасын, безнең йөрәкләрдән җуелмасын өчен аны киләчәк буынга тапшырып калу мөһим.

Рөстәм Насыйбуллин, җырчы:

– Илебезнең иң зур бәйрәме инде ул – Җиңү көне. Бу көннең әһәмияте турында күпме генә сөйләсәң дә, аз тоела. Иҗат кешесе булгач, хисләремне җырга кушам. Минем репертуарда патриотик рухтагы җырлар аз түгел. Аларны башкарганда, икеләтә горурлык хисе кичерәм мин. Беренчедән, бабаларыбызның бәһасез батырлыгы өчен горурлансам, икенчедән, шушы җырларны сугышның шаһитлары – ветераннарыбыз алдында басып җырлый алуым белән бәхетле. Кызганыч, аларның сафы елдан-ел кими… Җыр – бик яхшы тәрбия чарасы да әле. Сугыш турындагы җырларның сүзләрен, бар мәгънәсен халыкка җиткерергә тырышам. Бигрәк тә бездән соң килүче буынга. Алар 9 Майның гади дата гына түгеллеген, илебезнең бүгенгесе өчен гаять зур әһәмияткә ия көн булуын аңларга тиеш.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү