«Һәрберебезгә якын һәм кадерле». Казанда Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр

Якты һәм сагышлы бәйрәм. Бөек Ватан сугышы ветераннары күз яше аралаш елмаеп, кабат Җиңү язын каршылады. Казанда Бөек Җиңүнең 78 еллыгын киң колач белән билгеләп үттеләр.

Җиңү бәйрәме республиканың меңләгән халкын берләштерде. Төп чара – бәйрәм парады Меңьеллык мәйданында узды. Анда казанлылар һәм шәһәр кунаклары иртәдән үк җыела башлады. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алырга яше дә, карты да килгән иде. Казанда Җиңү парадын барлыгы 55 мең кеше караган.

Бәйрәм мәйдан уртасында сугыш башлану, фронттагы, тылдагы мизгелләрне чагылдырган тетрәндергеч театральләштерелгән  күренешләр белән башланып китте. Ветераннар, сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын вәкилләре бу вакытта сугыш чорының авыр хатирәләрен янә күңелләрендә яңартты. Кайберләре, сугыш елларын искә алып, күз яшьләрен тыя алмадылар.

Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты. Чара уздырыла торган урынга Рөстәм Миңнеханов ретроавтомобильдә килде. Билгеле булганча, быел «Үлемсез полк» йөреше булмады. Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман бабайлар турында сөйләүнең башка ысулларын тәкъдим иттеләр.  Республика җитәкчесе дә яңа форматтагы «Үлемсез полк»та катнашты. Аның машинасының тәрәзәсенә әтисенең абыйсы – Бөек Ватан сугышында һәлак булган Галимҗан Миңнехановның портреты беркетелгән иде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен, гадәттәгечә, Россия Президенты Владимир Путин башлады. Аның чыгышын без зур экраннардан күреп тыңладык.

– Ата-бабаларыбыз кешелекне нацизмнан коткарды. Безнең өчен Россиядә Ватанны саклаучылар турында хәтер – изге бурыч. Без һәрвакыт моны хәтердә тотачакбыз. Сугыш гомерләрен өзгән барлык кешеләр алдында баш иябез, – диде ил башлыгы. – Бүген безнең Ватанга каршы кабат чын сугыш бара. Ләкин без халыкара террорчылыкка каршы тора алдык. Россия өчен Көнбатышта да, Көнчыгышта да дошман халыклар юк. Без киләчәкне тыныч, имин, ирекле итеп күрергә телибез.

Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым тукталды.

– Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз. Бүген илнең куркынычсызлыгы, дәүләтчелек һәм халкыбызның киләчәге сездән тора. Сез намус белән бурычыгызны үтисез. Бар кеше дә ярдәм итәргә омтыла. Безнең бердәмлектән дә көчлерәк берни юк, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Россия Президенты игълан иткән бер минут тынлыктан соң, республика халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән Рөстәм Миңнеханов котлады.

– Җиңү көне – күпмилләтле илебезнең төп бәйрәме, һәрберебезгә якын һәм кадерле. Бүген без азатлык өчен гомерләрен биргән һәркемне искә төшерәбез. Ул куркыныч елларның сабаклары беркайчан да онытылмасын. Россиядә бу канкойгыч сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк, – диде Татарстан башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов фронтка республикадан 700 меңнән артык кеше киткәнен, шуларның яртысыннан артыгы яу кырыннан әйләнеп кайтмаганын әйтте.

– Шуңа да карамастан, халык бирешмәде, нык торды. Кызганыч, ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Безнең изге бурыч – аларны кайгырту, Җиңү традицияләрен саклау, тарихи чынбарлыкны буыннан-буынга тапшыру, – диде ул.

Рәис чыгышыннан соң гаскәриләр һәм техника парады башланды. Иң элек Казан Суворов хәрби училищесында, кадет мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, хәрби кафедра студентлары маршы булды. Аннары мәйдан буйлап хәрби техника узды. Алар арасында ИС-3, Т-34, ПТ-76 танклары, үзйөрешле СУ-100 артиллерия корылмасы, легендар «Катюша», «Колхозник Татарии» Т-34 танкы һәм башкалар бар иде.

Бәйрәм концерт белән дәвам итте. Парад «Җиңү көне» җырына җыелма хор башкаруында театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды.

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү