Бүген, 10 майда, Татарстанда салкын һава торышы саклана, кырау төшүе көтелә, әмма температура фонының әкренләп күтәрелүе дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге урыны белән секундына 6-11 метрга җитәчәк дип фаразлана.
Төнлә республика буенча һава температурасы -1..-5 градус (Казанда 0..-2 градус), көндез 14-19 градуска кадәр җылыначак (Казанда +16..+18).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat