Киләсе атна башында Татарстанда -37 градуска кадәр салкын булачак

Татарстанда бик нык суытты. Тәүлеклек уртача температура нормадан 20 градуска түбәнрәк: –25…–30 градус.


Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, шимбә-якшәмбе – 9–10 декабрьдә республикада явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын гына җил. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –21…–28 градуска кадәр, төнлә –25…–32, урыны белән –33…–38 градуска кадәр төшәчәк.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 11–12 декабрьдә дә салкын булачак. Көндез һава температурасы –22…–27 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә –25…–30, урыны белән –32…–37 градус.
Белгечләр әйтүенчә, декабрьнең беренче һәм икенче декадаларында шундый суыклар 2002, 2009 һәм 2012 елларда күзәтелгән.


Фикер өстәү