Рөстәм Миңнеханов ИХОның Яшьләр форумы президенты белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда алга таба хезмәттәшлек, яшьләр сәясәте һәм яңа уртак инициативалар ягыннан элемтәләрне үстерү турында сөйләштеләр.

«ИХО яшьләр форумы кысаларында эшләү бик мөһим дип саныйм», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 2024 елда Казанда «Киләчәк Уеннары» – спорт, Фән һәм технологияләр тоташуында масштаблы халыкара чара, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, БРИКС һәм БРИКС плюс дәүләт башлыклары саммиты кебек җитди чаралар узачак.

Татарстан Рәисенең фикеренчә, бу халыкара чараларның барысында да яшьләр компоненты кулланылырга мөмкин


Фикер өстәү