Рөстәм Миңнеханов ИХО яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының шьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Казан 2022 елда ИХОның яшьләр башкаласы дип игълан ителде. Очрашуда катнашучылар әлеге статус кысаларында Казанда уздыру өчен планлаштырылган чаралар планы турында фикер алыштылар. Алар арасында ИХО илләренең яшьләр эшләре буенча министрлары катнашында Глобаль яшьләр саммиты, Халыкара мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале, халыкара ат чабышлары һәм башкалар бар.

«Бу эгидада узачак глобаль вакыйгалар безнең яшьләребезне үз-үзләрен күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр тудырачагына ышанам, шулай ук Ислам дөньясын Татарстан һәм Казан белән аның мәдәни һәм милли күп төрлелегендә таныштырырга мөмкинлек бирәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү