Бушлай даруларның кемнәргә бирелергә тиешлеген әйткәннәр

Хөкүмәт бушлай препаратлар исемлеген раслый, исемлек даими үзгәртеп торыла.

Россиядә 20 миллион чамасы кеше даруларны бушлай алырга мөмкин. Ләкин РУДН бухгалтерия учеты, аудит һәм статистика кафедрасы мөдире Мария Петровская әйтүенчә, шуларның 75 проценты чамасы дару урынына акча алуны хуп күрә. Бушлай дарулар исемлеген Хөкүмәт раслый, һәм бу исемлек даими үзгәртеп торыла. Әлеге исемлек белән 30 июль, 1994 ел, №890 карарына 1нче кушымтада танышырга мөмкин.
Дарулар ташламадан файдаланучыларның сәламәтлеген саклау-кайгырту өчен күпме кирәк, шуның кадәр бирелә. Бушлай препаратлар инвалидларга, ветераннар, Россия һәм СССР геройлары, Социалистик хезмәт геройларына тиеш. Илнең кайбер төбәкләрендә югарыда телгә алып үтелгән категория кешеләргә күп балалы гаиләләр яки өч яшькә кадәрге балалы гаиләләр, инвалид балалар өстәлә. Биредә сүз препаратлар турында гына түгел, башка медицина товарлары һәм сихәтле махсус ризыклар турында да бара.


Фикер өстәү