Дәүләт Думасында торак-коммуналь хуҗалык бәяләрен “катырырга” тәкъдим иткәннәр

Россиядә быелга торак-коммуналь хуҗалык бәяләрен “катыруны” тәкъдим иткәннәр. ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов Дәүләт Думасына бу җәһәттән тиешле закон проектын керткән. Аның аңлатуынча, коронавирус пандемиясе аркасында эшсезлек хөкем сөргән, керемнәр кимегән бер мәлдә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр үскәннән-үсә.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт агымдагы елның икенче яртыеллыгына ЖКУ тарифлары үсү индексын 2,9дан 6,5 процент дәрәҗәсендә раслаган. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең иң нык кыйммәтләнүе Мәскәүдә (6,5%ка арта), Санкт-Петербургта (36,3%), Севастополь, Кырым һәм Татарстанда (6,2%), шулай ук Якутия һәм Дагыстанда (6%) көтелә. Шул ук вакытта ЛДПР депутаты ел азагына кадәр тарифларны арттырмаска тәкъдим иткән.


Фикер өстәү