Казанда җиде яшьлек малайны таптатып үтергән машина йөртүче: «Гаебемне таныйм, үкенәм»

Суд Илдар Саттаровка карата хөкем карарын игълан иткән.

Казанның Киров районы суды беренче сыйныф укучысынтаптатып үтергән су ташу машинасы шоферына карата хөкем карарын игълан иткән. Гаепләнелүче Илдар Саттаров эшне аерым тәртиптә карап тикшерү (шаһитлардан сорау алмыйча, бу очракта җәза максималь дәрәҗәдә мөмкин булганның ⅔ өлешеннән артмый) турында үтенечен белдергән. Ләкин прокурор моңа ризалык бирмәгән. Нәтиҗәдә суд эшне гадәти тәртиптә карап тикшерү турында карар кабул иткән.

Шунысы гаҗәп: һәлак булган сабыйның әти-әнисе, утырышка кадәр кычкырышу-талашуга карамастан, эшне аерым тәртиптә карап тикшерүгә каршы килмәгән. Дөрес, соңыннан аларның моны ни икәнен аңламаулары ачыкланган. Кайгыга баткан ата-ана Саттаровка карата максималь җәза чарасы бирелүен тели.
— Судьяның да, прокурорның да нәрсә әйткәнен аңламадым, – дигән һәлак булган малайның әнисе, күз яшьләренә буылып.

Киләсе утырыш 3 мартта үткәреләчәк.


Фикер өстәү