Дәүләт хезмәткәрләре чит илдә озак ял иткән очракта вазыйфасыннан азат ителергә мөмкин

Бу тәкъдимне Дәүләт Думасында караячаклар.
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов өч айдан артыграк вакыт дәвамында чит илдә ятучы дәүләт хезмәткәрләрен вазыйфасыннан азат итәргә чакырган. Парламентчы әлеге тәкъдимне Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга җибәргән, дип яза RT.

— Болар – депутатлар үзләре дә, ярдәмчелләре, сәяси партияләр аппараты хезмәткәрләре, партия әгъзалары да булырга мөмкин. Илдәге сәяси вазгыятькә йогынты ясый алырдай кешеләр, ягъни, – дип белдергән Милонов.
Депутат фикеренчә, махсус хәрби операция чорында түрәләрнең дустанә булмаган илләрдә ял итүе килешми. Моннан тыш мондый илгә килеп чыккан дәүләт хезмәткәре махсус хезмәтләрне дә кызыксындырырга мөмкин әле (вербовкалау яки хаксыз кулга алу өчен).


Фикер өстәү